Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киң вәкиллекле утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Коллегия тармакның 2023 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышланды. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасында узды.
Коллегия башланганчы, видеоконференцэлемтә режимында төзеләкндерелгән 32 почта элемтәсе бүлекчәсен ачу тантанасы узды.
Тармак үсеше перспективалары турында «Россия Почтасы» АҖ генераль директоры - идарәсе рәисе Михаил Волков сөйләде. Видеоконференцэлемтә аша җавап сүзе белән Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Никольское авылының почта элемтәсе бүлекчәсе башлыгы Марина Крапивина чыгыш ясады.
Төп доклад белән - 2023 елда Татарстан Республикасында цифрлаштыру нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында - ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенконың чыгышы видеоконференцэлемтә аша узды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм РФ Хөкүмәтенә ИТ-өлкәгә ярдәм итү карарларын кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, вакытында кабул ителгән карарлар ярдәмендә, катлаулы хәлгә карамастан, әлеге тармакны саклап калу мөмкин булды. Шулай ук ул Дмитрий Чернышенкога республикага ярдәме һәм утырышта катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
"Татарстан - цифрлы трансформация лидерлары булган төбәкләрнең берсе. Ил җитәкчелеге безгә республикада беренче Фиджитал уеннарны уздырырга ышанырңы. Бүген әлеге юнәлеш буенча җитди эш оештырылган: фиджитал-спорт федерациясе төзелде, муниципаль һәм республика ярышлары үткәрелә, шуның берсендә без бүген булдык. Бу безнең өчен сигнал - фиджитал-спортны үстерү эшен ничек көчәйтергә кирәклеге турында", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстанда күп санда сыйфатлы спорт объектлары төзелә һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгына ТР Спорт министрлыгы белән берлектә муниципаль берәмлекләрдә фиджитал-үзәкләр булдыру өчен аларны җиһазлау мөмкинлеген карарга йөкләгән. Киләсе елда халыкны, беренче чиратта, яшьләрне, әлеге инновацион спортка максималь җәлеп итү өчен гомумреспублика чемпионатын уздырырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, бүген гражданнар дәүләт органнарының эшен дәүләт хезмәтләре сыйфаты буенча бәялиләр. "Безнең бурыч – дәүләт хезмәтләрен халык өчен мөмкин кадәр уңайлы итү. Тормышта очраучы һәр вакыга буенча актив хезмәт күрсәтүне үстерергә кирәк. Аеруча МХО дә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына игътибар итәргә кирәк. Шулай ук дәүләт хезмәтләрен күрсәтү вакытын кыскарту эшен дәвам итәргә кирәк. Быел аларны узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр киметергә кирәк", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2022 елда КФҮдә экстерриториаль принцип буенча хезмәтләр күрсәтү гамәлгә кертелгән. Ул шул ук вакытта барлык хезмәтләр вакытында күрсәтелергә тиешлеген дә ассызыклады. "Кайбер районнар билгеләнгән вакытны системалы рәвештә боза. Мин аларны атыйм - бу Түбән Кама, Лаеш, Биектау, Тукай, Алабуга һәм Яшел Үзән районнары. Район җитәкчеләренең игътибарын җәлеп итәм! Цифрлы үсеш министрлыгына Икътисад министрлыгы белән берлектә мәсьәләне даими контрольдә тотарга кирәк", - дип йөкләде ул.
Рөстәм Миңнеханов мәгарифне цифрлаштыру темасына кагылды. Ул искәрткәнчә, республикада 15 ел элек эшләнгән электрон мәгариф системасы яңартуны таләп итә. Әмма бу ел башында гамәлгә кертелгән яңа системаның эшләвенә карата зарланулар бар. "Мәгариф министрлыгына һәм республиканың Цифрлы үсеш министрлыгына бу мәсьәләләрне бергәләп җиренә җиткерергә, системаны камилләштерергә кирәк", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов дәүләт идарәсен цифрлаштыру турында сөйләгәндә, бүген дәүләт һәм муниципаль органнарның илебездә эшләнгән программа тәэминатына күчү бурычын үтәүне тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады. Россиянең «Астра Линукс» операцион системасы гамәлгә кертелә.
Рөстәм Миңнеханов әлеге система бер компьютерга да куелмаган хакимият органнарын һәм муниципаль районнарны атады. Бу ТРның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, Алексеевск, Алабуга, Яшел Үзән, Буа һәм Кайбыч районнары, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. "Хәзер бу илебезе иминлеге мәсьәләсе", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгына министрлыклар һәм муниципалитетлар белән берлектә бу бурычны ел ахырына кадәр хәл итәргә кушты.
"Соңгы елда республика мәгълүмат системаларына хакерлар һөҗүмнәре саны шактый артты. Агымдагы елда безгә бик әһәмиятле чараны үткәрергз кирәк - ил Президентын сайлау, шулай ук берничә эре халыкара чаралар, шул исәптән БРИКС утырышы үткәрергә туры киләчәк. Министрлыкның бурычы - тулы мәгълүмати куркынычсызлыкны һәм видеокүзәтү системаларының эшен тәэмин итү", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ТР Рәисе авыл җирлегендә цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы өчен шәхсән Дмитрий Чернышенкога һәм Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына рәхмәт белдерде.
Әйтик, 2024 елда 4G элемтә база станцияләрен 87 торак пунктта урнаштыру расланды. ТР Цифрлы үсеш министрлыгына һәм Татарстан районнары башлыкларына элемтә операторларына ярдәм күрсәтү йөкләнгән.
Моннан тыш, республикадагы юлларны мобиль элемтә белән колачлау мәсьәләләре бар. Мәсәлән, яңа М-12 автоюлын кәрәзле элемтә тулысынча капламаган, бездә бу мәсьәлә буенча шикаятьләр бар, дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
М-7 трассасында шулай ук «ак таплар» кала. Цифрлы үсеш министрлыгына Транспорт министрлыгы белән берлектә элемтә операторлары белән юл төзелеше вакытында мобиль элемтә белән каплау мәсьәләләрен күзәтергә кушты.
"Соңгы 3 елда без Татарстанның шәһәр яны һәм авыл җирлекләрендә 300 мең йорт хуҗалыгын оптик интернет белән тәэмин иттек. Бүгенге көндә авыл халкының 75% тан артыгы оптик интернет белән тәэмин ителгән. Бездә «Таттелеком» кебек предприятие булу интернет белән тәэмин итәргә ярдәм итте", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу эшне дәвам итәргә кушты.
Татарстан Рәисе аерым рәхмәт сүзләрен ил Президенты Владимир Путинга - авыл почта элемтәсе бүлекчәләрен модернизацияләүнең мөһим федераль программасы булуы өчен җиткерде. "Без әле генә 32 почта бүлекчәсен эшләтеп җибәрдек, - диде Рөстәм Миңнеханов, - һәм бу эшне дәвам итәргә кирәк".
Татарстанда иң мөһим юнәлешләрнең берсе – микроэлектроника. Республикада микрочиплар җитештерү буенча проект үсеш ала, һәм монда федераль ярдәм мөһим, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Үсеш өчен тагын бер мөһим юнәлеш - югары технологияле җиһазлар һәм компонентлар җитештерү. Узган ел «АйСиЭл» компаниясенең басма платаларны өстән монтажлау заводы ачылды, диде Рөстәм Миңнеханов.
Әйтик, югары технологияле производстволарны алга таба үстерү өчен «Иннополис» МИЗда «Лаеш» индустриаль паркын киңәйтү турында карар кабул ителде. Бу мәйданчык РФ Хөкүмәтенең 1119 карары кысаларында инфраструктура белән тәэмин ителәчәк.
Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларының кадрлар базасын әзерләүне, шулай ук урта махсус белем бирүне алга таба үстерүне өстенлекле бурычлар арасында билгеләде. "Монда яхшы үрнәк – Казан элемтә техникумы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген ул тулысынча федераль компетенцияләр үзәге статусына туры килә, анда илнең 38 төбәгеннән студентлар белем ала, техникумның яңа кампусы төзелеше бара".
Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенкодан әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәмен сорады. "Бу компетенцияләр үзәген алга таба үстерүне хуплауны сорыйбыз", - диде ул.
ТР Рәисе шулай ук ИТ өлкәгә этәргеч бирүче югары технологияләр өлкәсендәге технопарк булуын хәбәр итте. Бүген ИТ-паркның өч мәйданчыгында 673 резидент эшли. "Барлык мәйданнар да кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың 10 районында ИТ-парк филиаллары эшли дип өстәде. Ул ИТ-паркка муниципаль филиаллар базасында балаларга белем бирү ИТ-үзәкләрен оештырырга кушты. Мондый мәйданчыклар әлегә булдырылмаган район башлыкларына бу эшкә кушылырга кирәк, дип саный ТР Рәисе. "Кайда булуың мөһим түгел, иң мөһиме – нәтиҗәле эшләү", - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе уңышлы эшли, ул хакимият органнары, экспертлар һәм ИТ-компанияләр арасында нәтиҗәле элемтә төзергә мөмкинлек бирә. Ул Ассоциациягә ел саен Kazan Digital Week форумын оештырган өчен рәхмәт белдерде, ул Россия Хөкүмәте эгидасы астында үткәрелә һәм катнашучыларның югары кызыксынуын күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук быел форумның югары оештыру дәрәҗәсендә узачагына ышаныч белдерде.
Коллегия Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен казанышларга ирешкә ИТ өлкәсе белгечләренә тапшыру белән тәмамланды.