Татарстан Рәисе катлаулы һава шартларында юл һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең эшен оештырырга йөкләде

19.01.2024

Катлаулы һава шартлары вакытында юл һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең нәтиҗәле эшен оештырырга кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу атнада республика актив атлантик циклоннар йогынтысына эләкте: кар, буран, көчле җил. "Бүген һава торышы тагын начарланды. Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә кар һәм буран дәвам итәчәк. Шул күләмдәге кар автомобиль трассаларында бөкеләр һәм аварияләр китереп чыгара. Вакытында чистартылмаган яисә начар чистартылган юллар һәм җәяүлеләр зоналары гражданнарыбызның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Ишегалларын, тротуарларны һәм автомобиль юлларын кардан һәм боздан чистартуга кагылышлы 565 шикаять кабул ителгән. Без күргәнчә, юлчылар һәм коммуналь хезмәтләр тәүлекләр буе эшли, бураннан соң карны чистартып бетерергә тырышалар, әмма йөкләнеш бик зур", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, карны вакытында чистартудан һәм чыгарудан тыш, электр, газ һәм җылылык белән тәэмин итү системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Мәсәлән, күптән түгел һава торышы катаклизмнары фонында кайбер шәһәрләрдә һәм районнарда коммуналь челтәрләрдә аварияләр булган. Лениногорск районында челтәрләрдәге авария 9 күп фатирлы йортны һәм мәгариф объектларын җылылык белән тәэмин ителеше өзелүгә китергән. Бүген авария Питрәч үзәк район хастаханәсенең җылылык үткәргечендә булган. Чистайда 3 көн дәвамында аварияләр аркасында суны сүндереп торганнар. "Чистай буенча карар кабул итәргә кирәк, шул намуссыз милекчене җавапка тартырга кирәк. Гомумән, кайда тагын аварияләр булуы мөмкин булуын ачыкларга кирәк һәм тиешле карарларны тиз кабул итәргә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук республика Рәисе сүзләренчә, трассаларда кайталмыйча калган шоферлар һәм пассажирлар турында кайгырту мөһим: "Кайнар ризык,җылыту, автомобиль ягулыгы - бу мәсьәләләрнең барысы да контрольдә булырга тиеш".


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев