Татарстанда быел юл төзелеше күләме тиз арта. Бу турыда «Юл 2022» X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кырларында «Россиядә эшләнгән» конференциясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген «Россия энергетика атналыгы-2022» халыкара форумы кысаларында «Газпром» ГАҖ идарә рәисе Алексей Миллер һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 ел азагына кадәр төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру үсеше программасын имзаладылар. Документ республика тарафыннан беренче тапкыр төзелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумында катнаша. Форум Мәскәүдә уза («Манеж» КҮЗ).
Түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү планлаштырылган, шулай ук «Яңа чакырулар – яңа мөмкинлекләр. Глобаль нефть һәм газ базарын нәрсә көтә?» пленар утуршы узды.
Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин "Юл хәрәкәте иминлеге: үлем-китем ноль дәрәҗәсендә булуга нәтиҗәле адымнар" темасына түгәрәк өстәл утырышында хәбәр итте.
Чара "Юл 2022" X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында уза.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Юл 2022» X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза. Күргәзмәдә илебездә җитештерелгән юл техникасы үрнәкләре куелган, биредә 40ка якын техника җитештерүче җыелган, шул исәптән 30дан артыгы илебездә җитештерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәренә.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Татарстанда быел төбәк автомобиль юлларын капиталь ремонтлау 95%ка үтәлгән. Бу хакта ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент шәһәрендә ИТ-паркта булды. Мәгълүмат технологияләре үсеше мәйданчыгы өч ел элек эшли башлаган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эс кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиев белән очрашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Ангрен шәһәрендә резинотехника заводында булды.