Яңалыклар

10.10.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Ташкентка килде, анда ул Ташкент өлкәсе хакиме Зоийр Мирзаев белән очрашты.

10.10.2022

Үзбәкстан Республикасының Җизак шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының филиалы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрның ягулык-энергетика һәм химия тармакларын үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары - Энергетика министры Җурабәк Мирзамөхәммәдов катнашты.

10.10.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Җизак шәһәрендә ИТ-паркта һәм күп телле мәктәптә булды. 

10.10.2022

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Җизак шәһәрендә КФУ филиалы ачылу очрашуга яхшы сәбәп булды. "Бу проектны гамәлгә ашыруда Үзбәкстан Республикасы җитәкчелегенә һәм шәхсән үзегезгә игътибар һәм ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Якын киләчәктә әлеге югары уку йортын тәмамлаучылар Үзбәкстанның ышанычлы таянычы булачагына һәм аның үсешенә үз өлешен кертәчәгенә ышанам", - диде Рөстәм Миңнеханов.

10.10.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде.

08.10.2022

Бүген «Казан Экспо»да II Халыкара төзелеш чемпионатының ябылу тантанасы узды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

08.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.

08.10.2022

Республика бөртекле культураларны җыеп алуны төгәлләде. Агымдагы елда 5 млн. 335 мең тонна ашлык суктырылган, аны эшләп бетергәннән соң 5 млн. тонна ашлык суктырылган. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

08.10.2022

Татарстанда торак төзелеше программасы үтәлгән диярлек – 8 октябрьгә планлаштырылган күрсәткечләрнең 98%ы файдалануга тапшырылган. Бу 2 млн. 709 мең квадрат метр. Бу турыда республиканың ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

08.10.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Битләр: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>