Яңалыклар

01.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

01.10.2022

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының төп өлеше йә тәмамланган, йә ахырына якынлаша. Төзелеш тармагында быелның өченче кварталы шундый нәтиҗәләр белән тәмамланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

30.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Уйнагыз, гармуннар! Район ветераннары чыгыш ясый!» бәйрәмендә катнашты. Чара Югары Ослан муниципаль районының мәдәният йортында узды.

30.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко белән очрашты.

Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин керткән кураторлык институты кысаларында сайлап алынган төбәкнең алга китеш проектлары, гражданнарга өлешчә мобилизацияләү мәсьәләләре буенча 122 бердәм хезмәт колл-үзәкләренең эше, шулай ук 2024 елда Казанда «Киләчәк Уеннары» тарихта беренче тапкыр уздыруга әзерлек турында фикер алыштылар.

30.09.2022

Бүген А.С. Попов ис. технопаркта (Иннополис шәһәре) «Хокукка хокук» Казан халыкара юридик форумы уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән юридик, эшкуарлык җәмәгатьчелеге һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша.

29.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты –  Күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашу.

Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән бергә, Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар арарсында IV бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачуда катнаша. Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жаппаров та катнаша.

29.09.2022

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Берничә инновацион проект каралды. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

29.09.2022

«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2025 елга кадәр «Татнефть» төркеме персоналына идарә итүнең яңартылган стратегиясе каралды.

Директорлар советы утырышы бүген Казанда узды.

28.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Рауза» мәчетен ачу тантанасында катнашты. Яңа дини учреждение Сеченов ур., 21 нче йортта урнашкан.

Мәчетне ачу тантанасы изге Коръән сүрәсен укудан башланды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

28.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопрактика» дәүләтнеке булмаган үсеш  институты һәм «Инновацион инжиниринг үзәге» КАБО җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.Очрашу катнаш форматта, шул исәптән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм компанияләренең импортны алмаштыруны оештыру һәм кооперация мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Битләр: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>