Республикада эссе һава торышы судагы вакыйгаларның үсүенә һәм янгыннарга бәйле хәлләрнең кискенләшүенә китерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Республикада аномаль эсселек урнашты. Һаваның уртача температурасы нормадан 7 градуска югарырак дип билгеләнә. Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә көндезге температура +37 градуска җитәчәк. "Бу шартларда янгын куркынычы арта. Куркыныч зонасында урман янгыннарыннан ут чыгу куркынычы янаган 120 торак пункт һәм балаларның 80гә якын оешкан ял итү урыны бар», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, эссе һава торышы аркасында су объектларында һәлакәтләр булу ихтималы арта. Су коену сезоны вакытында суда 53 кеше һәлак булган, алар арасында 6 бала. Төп сәбәп - җиһазландырылмаган урыннарда су коену. "Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Урман хуҗалыгы министрлыгына куркынычларны киметү буенча кичекмәстән чаралар үткәрүне оештырырга кирәк. Торак пунктларны, балаларны савыктыру лагерьларын, урман фондында урнашкан яки урман фондына тоташкан объектларны янгынга каршы су белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк. Су объектларында кешеләрнең һәлак булуын кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны көчәйтергә кирәк. Бу безнең эшебез, бүген без игътибарлырак булырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.