Рөстәм Миңнеханов XXIV федераль Сабантуй чараларында катнаша

06.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш Марий Эл Республикасына эш сәфәренә килде, анда ул XXIV федераль Сабантуй чараларында катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Сабантуй 2001 елдан бирле гомумфедераль бәйрәм буларак үткәрелә. Аны үткәрү инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия Федерациясе Төбәк татар иҗтимагый оешмалары делегацияләре катнашындачыккан иде.

Быел тантаналар Йошкар-Ола ипподромында уза, анда Россиянең 72 төбәгеннән 500ләп делегат катнаша. Татарстан Республикасын бәйрәмдә Түбән Кама муниципаль районы тәкъдим итә, ул чын татар ишегалды мәйданчыгын оештырган. Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхеразыев һәм башка хөрмәтле кунаклар Сабантуй мәйданчыклары белән таныштылар, Түбән Кама районы ишегалдын һәм башка урыннарны карадылар. Исегезгә төшерәбез, кичә (5 июльдә) Медведев ипподромында - XXIV федераль Сабантуй призына ат спорты ярышлары, Э. Сапаев исемендәге Марий дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан һәм Марий Эл сәнгать осталары концерты узган иде. Бүген бәйрәм кысаларында спортчы-парашютчыларның күрсәткеч чыгышлары, шулай ук федераль Сабантуй символын – канатлы ат тулпарны тапшыру тантанасы планлаштырылган (киләсе бәйрәмнең урыны Саха (Якутия) Республикасы булачак).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.