ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 2 млн 420 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу - планның 77%ы

05.07.2024

5 июльгә республикада торак төзелешенең гомуми планы 77%ка үтәлгән - 2 млн 420 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган.бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча республикада планлаштырылган күләмнең 32 проценты тапшырылган - бу 477 мең кв. метр мәйданлы 81 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека буенча еллык план 73%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 118 мең кв. м. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча бүгенге көндә 1 млн 831 мең кв. м мәйданлы 13,5 мең йорт тапшырылган. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, инде төзелгән дәүләт контрактыннан тыш, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы икенче дәүләт контракты кысаларында 81 бина сатып алу буенча конкурс процедураларын игълан итү буенча эш алып бара. Быелгы программага кертелгән 84 яшь гаиләнең 52се субсидия акчаларын кулланган, калганнары торак базарында фатирлар сайлауны дәвам итә. «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясе буенча бүгенге көндә 28 сертификатның алтысы гамәлгә ашырылган. Сертификат алган башка гаиләләр буенча хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды торак урыннарын сайлап алу буенча эш алып бара. Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә барлык 5 алучы да тиешле торак сатып алган. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында «Торак» федераль программасы буенча - 19%, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 40% тәшкил итә. Соңгы ике атна эчендә Лаеш районының Комлы Кәвәл торак пунктын төзекләндерү эшләре тәмамланган. «Мәгариф» өлкәсендә 11 мәктәп һәм янкормалар төзү буенча гомуми үтәлеш 75% тәшкил итә. 10 балалар бакчасы буенча төзелеш-монтаж эшләре күләме 54%ка ябык. «Сәламәтлек саклау» тармагы объектларын төзү өлешендә фельдшер-акушерлык пунктларын төзү буенча эшләр 65% тәшкил итә. Башка медицина учреждениеләре буенча төзелеш-монтаж эшләре 49%ка җиткән. Спорт тармагы объектларын төзү буенча 4 футбол манежы буенча эшләр 24% тәшкил итә, универсаль мәйданчыклар буенча - 25%. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы төзелеше дәвам итә. Апаст штп да гамәлдәге футбол кырының административ бинасын төзү дәвам итә, эшләрнең 28%ы башкарылган. «Яшьләр сәясәте» тармагында республика программасы кысаларында балалар лагерьлары төзү буенча эшләр күләме 33%ка үтәлгән. Балык Бистәсе штп да яшьләр үзәген төзү буенча күләм 28%ка үтәлгән. «Мәдәният» тармагы объектлары буенча башкару 42% тәшкил итә. 2 республика төзелеш программасы буенча хәл түбәндәгечә: бүгенге көндә 7 Башкарма комитетның әзерлеге 59% тәшкил итә, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары буенча эшләр 79%ка башкарылган (бу атнада Алабуга районындагы объектта эшләр тәмамланган). «Экология» тармагы объектлары буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр - 83%ка, балчык басуларын рекультивацияләү буенча - 67%ка, Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча 82%ка башкарылган. Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү 2 федераль һәм бер республика программасы кысаларында алып барыла. Аларда 64 объект бар. Бүгенге көндә алар буенча башкару 27% тәшкил итә. Инженерлык инфраструктурасын модернизацияләүнең республика һәм федераль программалары буенча эш дәвам итә. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү буенча республика программалары өлешендә 33 райондагы 42 объектта эшләр алып барыла. Программа буенча башкару 40%ка җиткән. Узган ике атна эчендә Әлки районында 2 объект, Алексеевск һәм Кайбыч районнарында бер объект буенча эшләр төгәлләнгән. Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы буенча эшләрнең гомуми күләменнән 18%ы башкарылган. Биредә подрядчылар 8 объектта эш алып бара. Бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштырып, газ куллану челтәрләрен ремонтлау программасын үтәү 35% тәшкил итә. Бүгенге көндә 40 объектның 37се эшли. Газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү программасы буенча котельнаялар урнаштыру белән планлаштырылган эшләрнең 15%ы башкарылган. Бу атнада подрядчылар урам яктыртуын торгызу программасын гамәлгә ашыра башлаганнар. Аның буенча башкару 8 процент тәшкил итә. «Авыл территорияләренең хәзерге кыяфәте» программасы буенча федераль акчалар өлешендә башкару гомуми күләмнең 46%ын тәшкил итә. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 58%ка җиткән. Эшләр 33 объектта алып барыла. Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклауга килгәндә, төзелә торган объектларны тикшерү даими алып барыла. Мәсәлән, ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 1318 тикшерү үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча 444 очракта төзелеш оешмаларына дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 688 тикшерү үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 63 карар чыгарылган. Ел башыннан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан 155 тикшерү үткәрелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.