Гаилә традицион рәвештә мөһим тәрбия институты булып тора һәм традицион кыйммәтләрне саклауга ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. "Бүген бу бәйрәм аеруча актуаль. Бу - демография, патриотизм мәсьәләләре. Гаилә - дәүләтебезнең төп нигезе», - диде ТР Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә гаилә даирәсендә Ватанга, мәдәнияткә, телгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләнә. Татарстан Рәисе район һәм шәһәр башлыкларын Гаилә көне хөрмәтенә чаралар оештырырга чакырды, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирүне сорады.