Татарстан Рәисе Кукмара районында "Сосенка" балалар лагеренда булды

05.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында капиталь ремонттан соң «Сосенка» балаларны савыкиыру лагеренда булды. Аны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

Капиталь ремонт 2023 ел башында башланган. Эшләр барышында иске биналар сүтелгән. Алар урынында 4 йокы корпусы төзелгән. Аларда суүткәргеч һәм канализация үткәрелгән, душ бүлмәләре җиһазландырылган. Шулай ук яңа медпункт төзелгән. Лагерьны реконструкцияләү кысаларында спорт инфраструктурасы тулысынча яңартылган һәм территория төзекләндерелгән. Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясен карады, йокы корпусында һәм спорт мәйданчыгында булды, шулай ук сменада катнашучылар белән сөйләште, алар арасында мәктәп олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләр бар иде. Ел саен җәйге чорда лагерьда 4 сменада 554 бала ял итә ала. Шушы көннәрдә "ДОБРОсмена/Игелек" нең икенче сменасы тәмамланып килә. Ул волонтерларның социаль компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Программа үз эченә тренинглар, квестлар, иҗади һәм оештыру сәләтләрен үстерүче интерактивларны ала. Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру «Мәгариф» илкүләм проектының максатларына туры килә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.