Татарстан Рәисе: "Агроидел" күргәзмәсе - Татарстан өчен генә түгел, гомумән Россия өчен дә мөһим вакыйга

04.07.2024

"Агроидел" күргәзмәсе - Татарстан өчен генә түгел, гомумән Россия өчен дә мөһим вакыйга. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» территориясендә «Агроидел-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә белдерде. "Агроидел-2024" 3-5 июльдә уза.

Күргәзмә үз мәйданчыгында 48 гектарда тәҗрибә-дкүрсәтү басуларын, шулай ук колачлы экспозицияне һәм эшлекле программаны берләштерә. Чара АСК белгечләре тарафыннан таләп ителә һәм товар җитештерүчеләрнең, авыл халкының һәм галимнәрнең хезмәттәшлеген җайга салуга ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин күргәзмә экспозициясен карадылар. Россия, Кытай, Төркия, Иран һәм Беларусь Республикасыннан 400дән артык компания авыл хуҗалыгы техникасының киң экспозициясен, игенчелек, терлекчелек һәм цифрлаштыруда алдынгы технологияләрне, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү өчен махсус җайланмаларны, АСКда хезмәт күрсәтүләрнең киң исемлеген тәкъдим итте. Тәҗрибә-демонстрация басуларында Татарстан Рәисе бөртекле һәм кузаклы культураларның яңа перспективалы сортлары, селекция һәм агрохимия өлкәсендәге казанышлар белән танышты. Күргәзмәдә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан илнең авыл хуҗалыгы җитештерүендә алдынгыларның берсе булуын ассызыклады. "Республика агросәнәгать комплексы - үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак. Катлаулы һава шартларына карамастан, узган ел 3,6 млн тонна ашлык уңышы җыеп алынды. Шулай ук без Россиядә бәрәңге җыю буенча икенче урында торабыз», - диде ТР Рәисе. Ул Татарстанның сөт җитештерүдә илдә беренче булып калуына игътибар итте. Биредә төп хезмәт инвесторлар белән эш уңышлы төзелгән районнарга карый. Алар арасында - Кукмара районы (тәүлеклек савым - 500 тонна), Балтач районы (400 тоннага якынлашкан), Минзәлә, Саба һәм Әтнә районнары (300 тоннадан артык). Алдынгы хуҗалыклар арасында Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районындагы «АПК Продпрограмма»ны (тәүлегенә 250 тонна сөт савып алалар), Бөгелмә районындагы «Төньяк Нива Татарстан» комплексын (117 тонна) билгеләп үтте. "Әлбәттә, республика авыл хуҗалыгының уңышлары - агросәнәгать комплексының барлык хезмәткәрләренең җайга салынган эше нәтиҗәсе. Без аграрийларыбызга фидакарь хезмәтләре өчен бик рәхмәтле, аларның казанышларын олылыйбыз һәм горурланабыз», - дип ассызыклады республика Рәисе. Шул ук вакытта республика аграрийлары чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлады. Барлык мәйданнар да вакытында эшкәртелгән һәм чәчелгән. "Хәзер безнең бурыч - киләчәк уңышны формалаштыру өчен кирәкле чараларны, шулай ук терлекчелек өчен азык әзерләүне дәвам итү», - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан - төп азык-төлек продуктлары буенча үз-үзен тәэмин итүче төбәк. Җирле аграрийлар Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча ил җитәкчелеге куйган бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертәләр. Шул ук вакытта ел саен авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты күләме арта. Мәсәлән, 2023 елда аның күләме 450 млн доллардан артып киткән, җитештерү географиясе - дөньяның 52 иле. Авыр икътисадиый хәлгә карамастан, колачлы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кичә Свияжск мультимодаль логистика үзәге территориясендә «Август» компаниясе яңа элеваторда беренче сынау ашлык җибәргән. "Бу заманча объект республикада җыелган бөртекле һәм майлы культуралар уңышын саклап калуны, автомобиль, тимер юл һәм су транспортына төяп җибәрүне оештыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шундый ук проектны компания Бөгелмә районында гамәлгә ашыра», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе. Моннан тыш, бөтен республика буенча төрле авыл хуҗалыгы объектлары төзелеше дәвам итә. 2023 елда 11 мең сыерга 19 сөт комплексы, 23 районда 164 мең баш сыерга хезмәт күрсәтүче 48 терлек азыгы үзәге, 30 мең тонна продукциягә 5 яшелчә саклагыч, 108 мең тоннадан артык саклау куәте булган 37 ашлык саклагыч төзелде. Чаллы элеваторын реконструкцияләү тәмамланган. Республика аграрийлары исеменнән Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгына һәрьяклап ярдәм иткәне өчен Россия Президентына һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. "Федераль ярдәм белән без авыл территорияләрен үстерәбез һәм авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртабыз. Бергәләп җайга салынган гамәлләребез бедән без тармак алдында торган барлык бурычларны да үтәрбез дип ышанам», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Рәисе Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушевка, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Росагролизинг командасына күргәзмәне оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Андрей Разин «Агроидел»күргәзмәсен оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. "Елдан-ел күргәзмә колачлырак була бара, халыкара аграрийлар җәмәгатьчелеге мондый чараларны иң югары дәрәҗәдә дип билгели. Күргәзмәгә күп санлы катнашучылар килә, шул исәптән чит илләрдән дә. Ә иң мөһиме - "Агроидел" гамәли нәтиҗәгә ия. Ел саен биредә мөһим контрактлар төзелә, алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләре күрсәтелә. Болар барысы да безгә алга барырга ярдәм итә", - дип ассызыклады РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Разин алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә республика һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар. «Агроидел-2024» мәйданчыгында 15 меңнән артык агросәнәгать комплексы белгече очрашыр дип көтелә. ТГадәттәгечә күргәзмә кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтеләчәк «Трактор-шоу» механизаторлары ярышы, сыерлар арасында матурлык конкурсы һәм башка күп нәрсәләр оештырылган. Авыл хуҗалыгы форумының эшлекле программасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге, БДБ илләренең алдынгы тармак фәнни учреждениеләре вәкилләре, халыкара экспертлар, шулай ук эре агрокомпанияләр катнашында 24 актуаль тема буенча 10 түгәрәк өстәл, игенчелекне, терлекчелекне үстерү, агросәнәгать комплексын икътисад һәм механизацияләү мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-классларны үз эченә ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.