Рөстәм Миңнеханов: Республика көне – күпмилләтле Татарстанда яшәүчеләрне берләштерүче иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе

29.08.2024

Республика көне - күпмилләтле Татарстанда яшәүчеләрне берләштерүче иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан уздырылган тантаналы кичәдә белдерде. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстанда тормышка үзең теләгән юлны сайлау өчен барлык шартлар да бар. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республика алдынгы урыннарда һәм алгарышлы үсүче төбәк, Россия Федерациясенең чын мәгънәсендә терәк субъекты булып тора.

«Безнең казанышларыбызның нигезе - илебез лидеры Владимир Путин, Федераль Хөкүмәт һ ярдәме һәм, иң мөһиме, барлык татарстанлыларның тырыш хезмәте һәм уңышлы эше", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, бу көнне татарстанлылар гасырлар аша үтеп, безгә туган якка мәхәббәт тапшырган, мәдәни һәм рухи-әхлакый традицияләребезне саклаган, Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларын тар-мар итеп, азатлык һәм тынычлык бүләк иткән ата-бабаларыбызны җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз.

«Бүген татарстанлылар гадәттәгечә фронтта да, тылда да бердәмлекләрен күрсәтәләр, безне яңа Җиңүгә якынайталар. Бу залда махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Сезгә һәм сезнең йөздә Ватанны саклауга баскан барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерәсем килә. Безнең көч – безнең бердәмлектә!»- диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.