Рөстәм Миңнеханов: Муниципалитетлар арасында республика конкурсын уздыру дәверендә без 3,2 мең яңа автомобиль тапшырдык

29.08.2024

Бүген «Казан Экспо» каршындагы мәйданчыкта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантана Республика көненә багышланган.

"Барыннан да элек һәрберегезгә катлаулы көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без үз эшебездә һәрвакыт үзебезнең муниципаль берәмлекләргә таянабыз. Әлеге конкурсны уздыру дәверендә без 3,2 мең яңа автомобиль тапшырдык. Сез үз вазифаи бурычларыгызны тиз һәм сыйфатлы үти алсын өчен, алар урыннарда бик кирәк. Муниципаль хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнашалар. Сугышчыларыбызны гуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Болар барысы да - ил җитәкчелеге куйган мөһим бурычлар", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Конкурс муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халыкның тормышын яхшырту максатында үткәрелә. Конкурста җиңүчеләр 100 автомобиль - 97 «Лада Нива Тревел» машинасы һәм 3 «Sollers Atlant» микроавтобусы алды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.