Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Елмай» яңа балалар паркында һәм төзекләндерелгән Фукс скверында булды.
Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде.
Карл Фукс исемендәге скверга 1896 елда нигез салына. Шәһәрнең тарихи өлешендәге тыныч яшел ял зонасы Император Казан университетының атаклы ректоры турында сөйли һәм истәлекне саклый. Территориядән Казансу елгасының каршы як ярына һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренә панорама ачыла. Төзекләндерү кысаларында бакчаның тарихи структурасы сакланган, тарихи элементлар, чуен эскәмияләр һәм архив материаллары буенча элементлар торгызылган. Аннары республика Рәисе яңа «Елмай» балалар паркына төште. 2012 елдан әлеге территория төзелеп бетмәгән участок рәвешендә буш тора иде. Казансу елгасының үсеш стратегиясе 12 паркны төзекләндерүне күздә тота. Яңа парк әлеге концепцияне гамәлгә ашыруга керә. «Елмай» паркы - Кремль яр буендагы балалар һәм ата-аналар өчен уңайлы һәм имин урын. Парк шәһәрнең катлаулы, төрле дәрәҗәдәге ландшафтлы тарихи өлеше белән тоташа. Яңа шәһәр киңлегенең төп үзәге - уникаль балалар мәйданчыгы, анда иң кечкенәләр һәм яшүсмерләр өчен зоналар, су уеннары мәйданчыгы, казу эшләре зонасы, шулай ук калкулыклар, мәгарәләр, күперләр һәм башкалар бар. Шулай ук паркта төрле активлыклары булган павильон, күзәтү мәйданчыгы булган «Яшел» лабиринт, зур сәхнәле вакыйгалар зонасы каралган. Рөстәм Миңнеханов паркны, «Архидети» иҗат остаханәсендә, кафеда булды, шулай ук ял итүчеләр белән аралашты. Аерым алганда, ялда булган МХОдә катнашучылар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов барысын да сәхнәдән Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлады. "Бу бәйрәм көнендә без искиткеч балалар паркын ачабыз. Дизайнерларыбызга һәм төзүчеләребезгә башкарылган эшләрнең югары сыйфаты өчен рәхмәт белдерәсем килә. Проектны гамәлгә ашырганда иганәчеләр ярдәм күрсәтте - аларга аерым рәхмәт сүзләре. Әмма иң мөһиме - безнең балалар. Сезгә монда кызык булыр һәм бу парк сезнең яраткан ял итү урынына әверлер дип ышанабыз", - диде Татарстан Рәисе. Илсур Метшин үз чиратында республика җитәкчелегенә яңа җәсмәгать киңлеге өчен рәхмәт белдерде. «Уникаль җайланмалар һәм шундый матур чаралар уздыру өчен матур сәхнәсе булган искиткеч мәйданчык", - дип өстәде шәһәр башлыгы.