Татарстан Рәисе Казанда яңа билгеләнгән Үзбәкстан Генераль консулы белән очрашты

29.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Нодирҗан Касыймов белән очрашты.

"Без дустанә Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез. Монда безнең дәүләтләр Президентлары Владимир Владимирович Путин һәм Шәүкәт Миромонович Мирзиеевның өлеше аеруча зур", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 3 370 млн тәшкил иткән.

Генераль консул, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановның җылы кабул итүе һәм хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Мин Татарстанның гаҗәеп темплар белән үсүен сиздем инде, бигрәк тә ИТ-юнәлештә", - диде Нодирҗан Касыймов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.