Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дин әһелләренең IX бөтенроссия форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Россия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башкалар катнашты. Очрашуның модераторы – Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум мәйданчыгы үзенең нәтиҗәлелеген раслады: катнашучыларга ул ислам дине, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирә.
«Бу форматта без тугызынчы мәртәбә очрашабыз. Бүген Россия масштабларында ислам күтәрелеше һәм үсеше күзәтелә. Соңгы 30 ел эчендә зур үзгәрешләр булды, җитди эш алып барыла. Хәзергә Россиядә 4 меңнән артык мәчет исәпләнә, шуларның 1,5 меңнән артыгы – Татарстанда», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татарлар Россиядә сан ягыннан икенче урында тора. Татар дин әһелләре илдә милләтара һәм диниара татулыкны саклауга зур өлеш кертә. «Бүген дин туган телне, безнең милли гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне саклауга ярдәм итә. Әмма Татарстанда бу эш масштаблырак уздырылса, башка төбәкләрдә әлеге бурыч мәчетләр җилкәсенә төшә. Шуңа күрә без бу мәсьәләләрдә сезгә таянабыз һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты форум кысаларында каралырга тиешле борчучы мәсьәләләргә аерым тукталды. Беренче чиратта бу – аерылулар саны арту. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ислам ныклы никахлар яклы. Шуңа күрә Татарстан Президенты дин әһелләренә яшь гаиләләр арасында аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итте.
Азакта Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Быел форумга Россиянең 69 төбәгеннән һәм 28 чит илдән 1100ләп делегат килгән. Чара күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 тулуга багышлана. Өч көн буена ислам дине әһелләре үзләрен борчучы мәсьәләләр турында фикер алышачаклар, тәҗрибә алмашачаклар, чараларда катнашачаклар.