Рөстәм Миңнеханов Болгарда мөселман дин әһелләре белән очрашты

21.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселман дин әһелләре белән очрашты. Очрашу Идел Болгары үзе теләп ислам кабул итүгә багышланган «Изге Болгар жыены» мөселманнар корылтае кысаларында Болгар ислам  академиясендә узды. 

«Без күп милләтле зур җәмгыять булып яшибез. Милли мәдәниятне һәм телебезне саклап калу бик кыен. Бигрәк тә кеше үз милли республикасыннан еракта яшәсә. Шуңа күрә дә башка төбәкләрдә бу эшне без, беренче чиратта, мәчетләр аша, имамнар аша башкара алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бүген Россия мөселман илләре белән актив хезмәттәшлек итә. «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме илебезне популярлаштыру буенча зур эш башкара, Россия Президенты кушуы буенча Төркемне Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Ел саен Төркем утырыш уздыра (2015 елда – Мәскәүдә, 2016 елда – Казанда, 2017 елда – Грозный шәһәрендә). 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» халыкара икътисадый саммиты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Ислам үсеш банкы белән төпле багланышлар урнаштыру буенча нәтиҗәле инструмент булып тора.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Россиядә бүген 20 миллионнан артык мөселман яши. «Исламча яшәү рәвеше өчен тиешле инфраструктура кирәк. Хәләл ризык кына түгел, хәләл сәламәтлек саклау да, хәләл мәгариф һәм хәләл туризм да. Бу тармакны үстерү бизнес үсешенә дә өстәмә этәргеч булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.    

Татарстан Президенты ислам мәгарифенә аерым басым ясады. «Күп кенә кешеләр традицион ислам динендә, әмма бу динне үзләренең теге яисә бу мәнфәгатьләренә ирешү өчен кулланучылар да бар. Шуңа күрә дин галимнәре әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Әлеге очрашу Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча оештырылган Болгар ислам академиясендә уза. Төгәл вертикаль булырга тиеш: мәдрәсә, институтлар, академияләр. Дәүләт катнашыннан башка әлеге процесс мөмкин түгел». 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Изге Болгар жыены» гадәттәгечә Изге Болгар шәһәрендә уза. Соңгы 8 елда борынгы шәһәрчек күзгә күренеп үзгәрде. Монда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевның өлеше гаять зур. 

«Быел без Болгарны торгызуга бәйле төп эшләрне тәмамлыйбыз. Чаралар  ЮНЕСКО нормалары һәм тарихи объектларны торгызу фәне нигезендә башкарылды. Бүгенннән Изге Болгар шәһәре ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керә», - диде Минтимер Шәймиев чыгышында. 

Россия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 60 нчы елларда Борынгы Болгар шәһәрендә беренче мәртәбә булуы турында сөйләде. Шуннан бирле бу җирләр бик нык үзгәрде: яхшы юллар салынды, туристлар өчен инфраструктура корылды. «Мәчет, академия, музейлар төзелде», - диде ул.   

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе искәрткәнчә, бүген программаның икенче этабы – әлеге территорияне үзләштерү башлана. «Бу җирләр „эшләп китәргә“ тиеш. Бу – бөтен дөньяга мәгълүм изге җирләр, ә без аны тулысынча файдаланмыйбыз әле. Яшьләр белән эшне дә оештырырга кирәк», - диде Минтимер Шәймиев. 

Аннары Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Болгар ислам академиясе белән КФУ арасында килешү имзалану турында хәбәр итте. Аның буенча Академия студентлары КФУ китапханәсе фондында үзләренә кирәкле материаллар белән эшли алалар, аерым алганда, Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.