Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стартегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы утырышында катнашты

06.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стартегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Искәртәбез, утырыш Мәскәү өлкәсенең Горки шәһәрендә узды, анда «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты буенча фикер алыштылар.

Ипотека заемнары буенча ставкаларны киметүне дәвам итәргә, ипотека кыйммәтле кәгазьләре базарын үстерергә кирәк, дип белдерде Дмитрий Медведев утырышта.

«Ихтыяҗны саклап калырга кирәк, димәк, кимендә ипотека заемнары буенча ставкаларны киметүне дәвам итәргә. Тулаем нәтиҗәләр начар түгел, әмма ипотекага ихтыяҗны арттыру өчен башка мөмкинлекләр дә бар. Ипотека кыйммәтле кәгазьләре базарын үстерергә кирәк – монда Россия Банкы төп рольләрнең берсен уйнарга тиеш», - диде ул.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, ел саен 5 млн. гаиләнең тормыш шартларын яхшыртуга ирешергә кирәк. 

Ул искәрткәнчә, илкүләм проектны үстерү өчен мөһим  резерв җирләрдән файдалану нәтиҗәлелеген арттыруда. 

Россия Хөкүмәте Рәисе тагын искәрткәнчә, Россия Федерациясендә авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү механизмы эшләп килә, яңа инструментлар да булдырырга кирәк.

Икенче илкүләм проект илдә экологик вәзгыятьне тамырдан үзгәртүгә юнәлде. «Хәзер күп төбәкләрдә ул яхшы түгел, еш кына кешеләр сәламәтлегенә һәм тормышына тискәре йогынты ясый, шуңа күрә ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларындагы күрсәткечләргә ирешергә комачауларга мөмкин. «Экология» проекты әйләнә-тирә мохит  мәсьәләләрен комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде  Дмитрий Медведев.

Төгәлрәк Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында - http://government.ru/news/33561/


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ММЧ һәм Россия Хөкүмәте сайты материаллары кулланылды