Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле суларда 63 кеше һәлак булган, үткән елның шушы чорында – 36 кеше.
Үткән атнада гына сулыкларда 8 кеше батып үлгән, алдагы атнада - 9 кеше.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта Россия Федерациясе ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына су объектларында кешеләр һәлак булу хәлләре һәм профилактик эшләр алып бару турында атналык мәгълүмат бирүне сорап гарызнамәләр җибәрелгән.
Барысы 39 муниципаль районнан һәм шәһәр округыннан мәгълүмат кергән (үткән атнада 17 районнан).
«Тулаем сулыкларда хәлләр кискен килеш кала бирә, - диде Рафис Хәбибуллин. – Үткән атнада республика сулыкларында 8 кеше батып үлгән, алдагы атнада 9 кеше».
Казанның Тирән күлендә – 1 кеше. Бу быел әлеге күлдә икенче очрак.
Рафис Хәбибуллин ассызыклаганча: кичә генә 5 кеше батып үлгән. Һәлак булганнарның барысы да эчкән булган.
Ел башланганнан бирле сулыкларда 63 кеше һәлак булган, үткән елның шушы чорында – 36 кеше.
Коткару постлары булмаган урыннарда гадәттә кешеләр һәлак булуы билгеләп үтелде.
19 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында 33 коткару посты оештырылган.
Республикада сулыкларда кисәтү һәм тыю аншлаглары урнаштырылган. Бер атнада аларның саны 240ка арткан (алдагы атнада – 160ка) һәм республика буенча хәзер 1178 аншлаг.
Республикада кешеләр күпләп ял итә торган сулыкларда патруль урыннары саны арттырылган. Бер атна эчендә алар 1144 тән 5600гә кадәр арткан.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов су объектларында кешеләр имнлеген тәэмин итүне катгый рәвештә тикшереп торырга өндәде. Көннәр эссе, бар да сулыклар тирәсенә җыела, диде ул.
«Без ел саен бу мәсьәләне кузгатабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Тыю аншлагларын куярга, сулыклар территорияләрен патрульгә алырга, башка профилактик чаралар күрергә кирәк».
«Һәлак булучылардан кемнәрдер алкоголь куллангандыр, кемдер йөзә белмәгәндер, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әмма ел башланганнан бирле 63 кеше батып үлү – бу бик зур сан. Кешеләргә судагы саксызлык турында җентекләп сөйләргә кирәк».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәктәп укучыларын йөзәргә өйрәтү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, искәрткәнчә, муниципаль районнарда бик күп спорт объектлары төзелә – шул көннәрдә тагын 9 бассейн ачылачак.