Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia VI илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты

17.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI илкүләм чемпионаты - 2018 финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. 

Искәртәбез, Татарстан Республикасы командасы гомуми медаль зачётында  икенче урынга чыкты. 

«Безнең бурыч – эшче һөнәрләренең абруен күтәрү. Россия WorldSkills гаиләсенә керсен өчен күп эшләр башкарылды. Сезнең илкүләм чемпионаттагы казанышыгыз – гомуми команда зачетындагы икенче урын алуыгыз – бу бик зур нәтиҗә», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Татарстан Республикасы Президенты Татарстан командасы вәкилләренә башка турнирларда да уңышлы чыгышлар теләде. Алда Европа - 2018 чемпионаты, киләсе елга илкүләм чемпионат, шулай ук WorldSkills Kazan – 2019 бөтендөнья беренчелеге.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эшче һөнәрләрен сыйфатлы әзерләү Татарстан өчен өстенле юнәлеш булып тора. «Бүген бездә ресурс үзәкләре булдырыла, бу эш системалы рәвештә башкарыла. Безнең тармак министрлыкларыбыз һәм база предприятиеләребез эшче белгечлекләрен әзерләүдә гаять зур тырышлык күрсәтәләр, чөнки аларны әзерләү өчен заказчы фикерен исәпкә алырга кирәк. Бездә бу система әйбәт корылган», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яшьләр эшче һөнәрләрен алырга дип бик теләп киләләр. «Безнең бурыч – профессиональ турнирлар призерларын төрле ярышларда илебез флагын яклаучы спортчыларга тиңләштерү», - дип белдерде ТР Президенты. 

«Сезнең уңыш – республика уңышы! Без сезнең белән горурланабыз. Республика җитәкчелеге исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә  Татарстан абруен күтәрүгә керткән өлешегез өчен бик зур рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов WorldSkills хәрәкәте конкурсантларын әзерләүдәге тырышлыклары өчен мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI илкүләм чемпионаты - 2018 финалы 8 августтан 12 августка кадәр Көньяк Сахалин шәһәрендә узды. Татарстан командасы төрле дәрәҗәдәге барлыгы 71 бүләккә лаек булды, шул исәптән 33 алтын медаль. Гомуми команда зачетында Мәскәү беренче урында, Татарстан Республикасы – икенче, Мәскәү өлкәсе – өченче.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.