ТР Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

15.08.2018

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында бүген берьюлы ике мәсьәлә каралды.

Утырыш ТР Министрлар Кабинетында узды, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары  Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.

Төп темалар - “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлекләре турынды”; “Күңел ачу үзәкләре булган сәүдә комплексларында, мәдәният һәм спорт объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү нәтиҗәләре турында”.

Утырышта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе-ТР гадәттән тыш хәлләр министры, генерал-лейтенант Рафис Хәбибуллин, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе әгъзалары катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин үзенең чыгышында билгеләгәнчә, ел саен махсус комиссияләр барлык гомуми белем бирү оешмаларын тикшерәләр һәм яңа уку елына кабул итәләр.

2018 елның 14 августына 1712 мәктәпнең 914е тикшерелгән, шуларның 891е кабул итү процедурасын үткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев Татарстанда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгәнлектән, 23 мәктәп кабул итү процедурасын узмады, дип билгеләде. 

Буа районында -12, Биектау районында - 9, Алексеев һәм Балык Бистәсе районнарында берәр мәктәп кабул ителмәгән.

Беренче мәсьәлә буенча сөйләшүне йомгаклап, Рөстәм Нигъмәтуллин муниципалитет башлыкларына 27 августка белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүне төгәлләргә йөкләмә бирде.

Икенче мәсьәлә (“Күңел ачу үзәкләре булган сәүдә комплексларында, мәдәният һәм спорт объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү нәтиҗәләре турында”) буенча фикер алышуга күчкәч, тикшерү нәтиҗәләре турында Сергей Сергеев җиткерде.

“Барлыгы 1369 тикшерү уздырылды, шуларның 828е прокуратура органнары белән бергә. 915 объектта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланды”, - диде ул.

“Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә һәм барлык проект һәм төзелеш документлары нормаларын саклауга игътибарлы булырга кирәк. Бу очракта кешеләрнең иминлеге турында сүз бара”, - дип йомгаклады Рөстәм Нигъмәтуллин.

 


ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы материаллары буенча