Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль алкоголь базарын җайга салу хезмәте җитәкчесе Игорь Алешин белән очрашты

26.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль алкоголь базарын җайга салу хезмәте җитәкчесе Игорь Алешин белән очрашты.  

Очрашуда федераль ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында алкогольнең законсыз һәм контрафакт әйләнешенеә каршы көрәш буенча системалы эш оештырылган.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов та катнашты.  

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Игорь Алешин «Белый Кремль» сыра заводында һәм Чистайдагы сыра музеенда, Усад спиртзаводында, шулай ук «Арыш мае» кибет-музеенда булырга җыена.

Искәртәбез, быел июль аенда Игорь Алешин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев күрсәтмәсе белән Федераль алкоголь базарын җайга салу хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнде. Татарстан аның Федераль алкоголь базарын җайга салу хезмәте җитәкчесе буларак беренче эш сәфәре урыны булды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте