Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Анда 2018 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше каралды һәм октябрь аена һәм кварталга компания бюджеты расланды.
Директорлар советы «Татнефть» төркеменең 2030 елга кадәр Үсеш стртатегиясен раслады. Стратегиянең төп параметрлары: нефть чыгаруны елына 38,4 млн. тоннага кадәр арттыру, 2030 елга запасларны 100% тулыландыру, нефть эшкәртүне елына 15,3 млн. тоннага кадәр этаплап арттыру, ТАНЕКО комплексын эксплуатацияләүдән иң зур нәтиҗәлелеккә ирешүне тәэмин итү, елына 18 млн. шин реализацияләү, яңа газ-нефть химиясе комплексының 1 нче этабы объектларын төзү. Бизнес-максатларга уңышлы ирешү Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Россия Икътисад министрлыгының икътисадый фаразларына нигезләнгән база сценариендә төркем капитализациясен 36 млрд. долларга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, ел саен акционерларга дивидендлар түләүне тәэмин итәчәк, әйләнә-тирә мохитне саклауда, кеше капиталын үстерүдә лидерлык позицияләрен саклап калачак.
Утырышта «Татнефть» төркемендә НТК (нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре) системасын оештыру турында мәгълүмат буенча фикер алыштылар. 2017 елда сынау проектын гамәлгә кертү еллык үлчәм күрсәткечләрендә стратегик максатларга ирешергә ярдәм итте. Быел «Татнефть» НТК системасын үстерүнең тагын бер этабына күчте – төп бизнес-юнәлешләрдә вазыйфаларны туплау периметры артты.
Утырышта «Татнефть» ГАҖ генераль директорының вәкаләтләр чоры узуга бәйле рәвештә, Директорлар советы җәмгыять Уставы нигезендә, Комитет рекомендацияләрен исәпкә алып, Компания җитәкчесе итеп гамәлдәге генераль директор Н.У. Маһановны биш елга билгеләп куйды. Пенсиягә чыгу сәбәпле, «Татнефть» ГАҖ идарәсе әгъзасы В.Д. Ершовның вәкаләтләре туктатылды.