Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭкоНива» компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Фәрид Габделганиев, "Северная Нива" ҖЧҖ башкарма директоры Петр Дубянский һәм башкалар катнашты.
Яклар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләлре турында сөйләште.
«ЭкоНива-АПК Холдинг» компаниясе - Россиядә сөт җитештерүчеләр арасында иң эресе, тәүлегенә 1 400 тонна сөт җитештерелә. Эре мөгезле терлек саны - 120 мең башка җитә. Компаниянең авыл хуҗалыгы предприятиеләре Воронеж, Курск, Рязань, Төмән һәм башка төбәкләрдә бар. Хәзер компания Татарстан Республикасы территориясендә дә эшли башлады.