Татарстан Президенты: Нефть химиясе комплексы – республикабызның үсеш ноктасы

03.10.2018

Бүген «Россия энергетика атнасы» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть-газ химиясенең бөтендөнья базарында нинди стратегия уңышка илтәчәк?» дигән панель дискуссиясендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенгә нефть химиясе Татарстан икътисадының әйдәүче тармакларының берсе булып кала. Республика территориясендә 16 млн. тонна нефть эшкәртүче ике завод эшли. Якын киләчәктә 6 млн. тонналык тагын бер җитештерү ачарга планлаштырыла. 

«Татнефть» компанияләр төркеменең һәм «ТАИФ» компанияләр төркеменең 1999 елдан алып углеводород чималын тирәнтен эшкәртү проектларын гамәлгә ашыруга суммар инвестицияләре 1,3 трлн. сумнан артып китте. Аерым алганда, 5 ел эчендә Татарстанның химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү предприятияләре буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 710 млрд. сум тәшкил итте. «Бу нефть химиясе комплексы – республикабызның үсеш ноктасы икәнлеген күрсәтә. Бездә машина төзелеше дә җитди үстерелә: йөк һәм җиңел автомобильләр, самолетлар, вертолетлар һәм суднолар җитештерелә», - диде ТР Президенты. 

«Без мономерлардан котылуны һәм күбрәк куллануылучы продукцияне җитештерүгә күчүне бурыч итеп куйдык. „Нижнекамскнефтехим“ мономерларны иң күп җитештерүче иде. Бүген компания каучук линиясенең бөтен гаммасын киңәйтте. Моннан тыш,  „Нижнекамскнефтехим“ – полистирол, полиэтилен, АБС-пластиканың иң эре җитештерүчесе. Безнең „Казаноргсинтез“ түбән һәм югары басымлы полиэтиленны, поликарбонатны һәм башка продукцияне гаять күп җитештерә», – диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың нефть химиясе өлкәсендә яңа инвестицион программаларны гамәлгә ашыру планы бар. «Без бу юнәлештә Россия Финанс министрлыгы белән эшлибез, чөнки эре инвестпрограммалар инфраструктур ярдәм таләп итә. Бу эре проектлар тиешле ярдәмне алырлар дип ышанам», - диде Татарстан Президенты

Искәртәбез, бүген «РЭА» форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстан компанияләре катнашында хезмәттәшлек турында берничә документ имзалауда булды. Моннан тыш, Татарстан Президенты форум киңлекләрендә РФ Энергетика министрының беренче урынбасары Алексей Текслер белән очрашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.