Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Россия энергетика атнасы" форумында катнаша

03.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - "Россия энергетика атнасы" энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча халыкара форумында катнашу.

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов "Нефть-газ химиясе дөнья базарында уңышка нинди стратегия этәрә?" панель дискуссиясендә чыгыш ясарга ниятли. 

Шуннан Татарстан Президенты берничә документны имзалауда катнашачак. Рөстәм Миңнеханов барында "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ белән Deutsche Bank AG арасында 495 МВт куәтле электр станциясен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча озак вакытлы кредит килешүе имзаланачак. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Үзгәрүче дөнья өчен тотрыклы энергетика" темасына форумның пленар утырышында катнашачак, анда Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясый. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.