Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка килде. Максаты – VIII Петербург халыкара газ форумында (ПХГФ-2018) катнашу. Чара «Экспофорум» күргәзмә үзәгендә оештырылган.
Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр һәм панель дискуссиләре узачак. Белгечләр газ сәнәгате өчен актуаль инновацион технологияләр җитештерү буенча импортны алмаштыру мәсьәләләрен караячаклар.
Махсус күргәзмәдә тармакның эре компанияләре гамәлдәге һәм перспектив технологияләрне, продуктларны, товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан «РариТЭК», «ТНГ-Групп», «Петролайн-А» һәм «КМПО» компанияләре катнаша.