Татарстан Рәисе федераль омбудсмен Татьяна Москалькова белән очрашты

25.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда МХОдә катнашучыларның һәм аларның якыннарының мәсьәләләрен хәл итү, халыкны, шул исәптән балалы гаиләләрне социаль яклау программаларын гамәлгә ашыру, хокукый белем бирүне алга сөрү турында фикер алыштылар.   

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татьяна Москальковага республика белән уңышлы хезмәттәшлек иткән һәм кеше һәм граждан хокукларын яклауга зур өлеш керткән өчен рден «Дуслык»  ордены тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.