Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Оборона министры урынбасары Алексей Криворучко КВЗда булдылар, анда аларга МИ-38Т вертолеты очышын күрсәттеләр

20.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Оборона министры урынбасары Алексей Криворучко Казан вертолетлар заводында булдылар.

Искәртәбез, Алексей Криворучко Татарстан Республикасында эш сәфәрендә. 

Казанга килүгә үк Россия Оборона министры урынбасары С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводында – «Туполев» ГАҖ филиалында булды, анда ул заводның җитештерү куәтләрен карап чыкты, модернизацияләнгән Ту-22М3 ракетоносец-бомбардировщигына һәм КАЗда җитештерелүче башка  модельләргә бәя бирде.

«Казан вертолетлар заводы» ГАҖда Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Криворучко агрегат һәм соңгы җыю цехларында, шулай ук очу-сынау комплексында булдылар, анда МИ-38Т вертолетының очышын күрсәттеләр.

Аннары Татарстан Президенты һәм Россия Оборона министры урынбасары массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан вертолетлар заводы җитештергән МИ-38Т вертолеты төрле бурычларны үтәргә сәләтле. «Бу – төрле бурычларны үтәргә сәләтле заманча тавышсыз вертолет, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Минемчә, бу машинаның перспективалары зур».

Алексей Криворучко белдергәнчә, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы 2019 елда дәүләт контракты нигезендә ике өр-яңа Ми-38Т транспорт-десант вертолеты алачак. «Машинаның киләчәге зур. Вертолет бик яхшы характеристикаларга ия. Без ике вертолетка контракт төзедек инде, киләсе елга җәен көтәбез аларны. Тора-бара гаскәрләргә серияле җибәреп торуларны күз алдында тоатбыз», - диде Алексей Криворучко журналистларга.

Алексей Криворучко хәбәр иткәнчә, 2019 елның май-июнендә яңартылган «Альтиус» пилотсыз очкычын беренче мәртәбә очыру булачак.

Россия Оборона министры урынбасары ассызыклаганча, пилотсыз очкыч буенча эш «Оборона министрлыгының җитди контролендә».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.