Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Анда ул 2019 елда Казан шәһәрендә узачак "Ворлдскиллс" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова РФ Хөкүмәте Йортында уздырды.
Төп доклад белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул чемпионатка әзерлекнең барышы, агымдагы вәзгыять хакында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов мәдәни һәм волонтер программаларына җентекләбрәк тукталды.
Моннан тыш, утырышта чемпионатта катнашучыларның, кунакларның иминлеген тәэмин итү темасы, шулай ук Россия командасы әгъзаларының һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионатка ни дәрәҗәдә әзер булуына бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды. Утырыш барышында алда торган чемпионатны хокукый һәм финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.