Алексей Песошин ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты

21.12.2018

2018 елда Гражданнар оборонасы, янгын куркынычсызлыгы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларының үтәлеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында фикер алыштылар. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.

Узган елда 3 гадәттән тыш хәлләр узды, шуларның икесе – техноген, берсе табигый характерда.

Соңгы биш елда республикада янгыннар саны 6%ка, аларда үлүчеләр саны 11,8%ка  кимегән. Агымдагы елда янгыннар саны узган ел белән чагыштырганда 2,1%ка кимегән, аларда үлүчеләр саны 5,3%ка арткан.

Министр кыскача республика янгын сүндерү хезмәтенең эшчәнлеге турында сөйләде.

11 ай эчендә янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә 2211 планлы, 2748 планнан тыш тикшерү уздырылган.

Сулыкларда иминлекне саклау өлкәсенә килгәндә, соңгы 6 елда су объектларында үлүчеләрнең саны ике тапкыр кимегән, 2013 елда 185 кеше үлгән булса, 2018 елда 96 кеше.

Алексей Песошин узган ел нәтиҗәләре буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз алдына куелган бурычларны үтәде, дип билгеләде.

Гомумән 2018 елда министрлыкның эшчәнлек нәтиҗәләре уңай бәяләнә, -диде ТР Премьер-министры.

Коллегия утырышы тәмамланганда Алексей Песошин ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.