Татарстан Президенты республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты

25.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген журналистлар мөһим социаль миссия башкаралар. «Сез Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар турында мәгълүмат бирәсез, гражданнарга төбәкне киләчәктә үстерү планнарын җиткерәсез. Теге яисә бу мәсьәлә җитәрлек дәрәҗәдә матбугатта чагылдырылмаса, җәмгыятьтә аларга карата төрле мөнәсәбәт туар иде. Шуңа күрә дә сезнең эшегез бик мөһим», - диде ул.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов гадәттгечә журналистлар сорауларына җавап бирде. Журналистларны РФ Президенты указлары кысаларында проектларны гамәлгә ашыру, татар эстрадасын үстерү, татар телен популярлаштыру һәм башка темалар кызыксындырды.    

ТР Президенты «Aurus» вәкиллек классындагы Россия автомобильләрен серияле җитештерү мәйданчыгы итеп «Алабуга» МИЗдагы «Форд Соллерс» заводын сайлап алу турындагы мәгълүматны аңлатып узды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Форд Соллерс» бу проектны гамәлгә ашыру өчен барлык кирәкле нәрсәләргә ия. «Завод конвейеры сыгылмалы, микроавтобуслар, юлдан читтә йөри алырлык машиналар һәм башка модельләр чыгара алырлык. Моннан тыш, махсус икътисадый зона территориясендә комплектлаучы детальләрне җитештерүләр урнашкан. “Джошкуноз” компаниясе штамповка белән шөгыльләнә, Магнитогорск металлургия комбинатының логистика үзәге бар, ул иң яхшы корыч китереп тора. Әмма иң мөһиме –  безнең югары квалифкацияле кадрларыбыз бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ни өчен ул штрафларны түләгәндә ташламаларны юкка чыгару ягында булуын аңлатып үтте. Бу гамәл штрафлар акчалары җыюны арттыру өчен кертелгән иде. Әмма көтелгән нәтиҗә булмады, ә машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен күбрәк боза башлаган. Шуңа да күп санлы һәлакәтләр китереп чыгарыла һәм кешеләр һәлак була.   

«Без ел саен юл һәлакәтләрендә 400ләп кешебезне югалтабыз, ә имгәнүчеләр саны тагын да күп. Штрафлар компенсация чарасы булмавын аңларга кирәк, алар – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга каршы корал. Башк чара юк: бары тик дисциплина һәм иң мөһиме – тизлек режимын үтәү», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Журналистларны Татарстан белән Башкортостан арасындагы киләчәк мөнәсәбәтләр торышы да кызыксындырды. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, төбәкләр арасында бары тик дустанә мөнәсәбәтләр генә булырга тиеш. «Татарстан белән Башкортостан теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте буенча бер-берсенә бик якын төбәкләр. Ике территория дә үзҗитешле. Бүләр нәрсәбез юк: элемтәләрне үстерергә һәм нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә уртак мәнфәгатьләребезне берләштерергә кирәк безгә. Ышанам, татар белән башкорттан да бер-берсенә якын кеше юк», - диде ул. 

Россия Президенты указларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан тәкъдим итәрлек проектлар турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика 47 юнәлеш буенча эшләргә җыена. «Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, цифрлаштыру, торак комплексы буенча катлаулы индикаторлар бар. Татарстан куелган бурычларны үтәрлек хәлдә дип белдерә алам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел очрашуда татар телендәге яңа «Шаян ТВ» балалар телеканалы вәкиле дә катнашы. Тугыз яшьлек Илдар Татарстан Республикасы Президентыннан төбәк җитәкчесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип сорады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – төрле өлкәләрдә эшләү тәҗрибәсе булу. «Яхшы мәктәп узарга, төрле мәсьәләләрдә үз фикерең булырга тиеш. Һәр эш урынында мөмкин кадәр күбрәк тәҗрибә җыярга тырышырга кирәк. Болар бар да сезнең конкурент өстенлегегезне ныгытачак», - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.