Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының волонтерлыкны үстерүгә багышланган утырышында катнашты

27.12.2018

Бүген Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Волонтерлыкны үстерү һәм социаль юнәлешле КБО турында»гы мәсьәлә буенча Россия Дәүләт Советы утырышын уздырды.

Россиядә Доброволец һәм волонтер елына йомгак ясалды, социаль юнәлешле КБОлар буенча киләчәк планнар турында фикер алыштылар.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

РФ Дәүләт Советы утырышында, губернаторлардан һәм Россия Федерациясе  төбәкләре җитәкчеләреннән тыш, волонтерлар үзләре дә, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре дә катнашты. 

Владимир Путин барысын да сәламләде һәм аларга конкрет кешеләр язмышында эчкерсез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

Россия Президенты искәрткәнчә, 2018 ел Доброволец елы дип игълан ителгән иде. «Без моны шушы күркәм хәрәкәткә, бу эшчәнлек төренә һәм иң мөһиме, җәмгыятьтәге яхшы үзгәрешләргә игътибарны арттыру өчен башкардык. Тагын бер кат ассызыкларга телим: гражданнарның күп өлеше бүген монда катнашучылар үрнәгендә волонтерлыкка омтыла бара», - диде Владимир Путин.

Россия Президенты белдергәнчә, волонтёрлыкка ярдәм күрсәтү формаль календар сроклар белән генә чикләнми. Ул, һичшиксез дәвам итәчәк.

«Хөкүмәт 2025 елга кадәр волонтёрлыкны үстерү концепциясен эшләде», - диде Владимир Путин.

Утырышта Калининград өлкәсе Губернаторы Антон Алиханов та чыгыш ясады.

Утырышның стенограммасы белән http://www.kremlin.ru/events/state-council/59528 сайтында танышырга мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. www.kremlin.ru материаллары кулланылды.