Рөстәм Миңнеханов Казанда «Черек күл» паркында булды

25.12.2018

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Черек күл» паркындагы Яңа ел бәйрәме мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышты.   

Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар белән бергә, Рөстәм Миңнеханов кичә, 24 декабрьдә ачылган Яңа ел чыршысын карады, шулай ук шәһәр кешеләре һәм кунаклары белән бергә бәйрәм программасын тамаша итте.

«Черек күл» паркында үзәк мәйданда Яңа ел чыршысы куелган, монда Кыш бабай да, Кар кызы да бар иде.

Быел бәйрәм алдыннан паркны гирляндалар, иллюминацияләр белән, шулай ук башкала кешеләренә һәм туристларга ошый торган арт-объект – 6 метрлы люстра белән бизәгәннәр.

Татарстан Президенты һәм Казан мэры парк аша Яңа ел чыршысына уздылар, бик олы яшел «борынгы» сандыкларга кереп чыктылар. Бу сандыкларда сәүдә нокталары урнашкан, анда җылы киемнәр, кайнар чәй, тәм-том сатыла.

Паркның икенче өлешендә 6 мең кв. метрлы шугалак урнашкан, ул 14 декабрьдә тантаналы рәвештә ачылган.

Шугалакта керлинг буенча мастер-класс бара иде, аңа Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да кушылды. Алар көчләрен сынап карадылар.

Татарстан Президенты һәм Казан мэры белән бергә «Черек күл» паркында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гаффаров, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарының администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар да булды.

Паркта күңел ачулар Яңа ел атнасы буена – 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. Кзан мэриясе сайты материаллары кулланылды.