Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

26.12.2018

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта катнашучылар инвестицион тәвәкәллекләргә идарә итү системасы турында фикер алыштылар. Бу система кысаларында инвестицион проектлар буенча тәвәкәллекләр реестрын формалаштыру эше алып барыла, тармактагы икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, берләштерелгән тәвәкәллек методикалары эшләнә.

Скважиналарны җир астында ремонтлау цехларын үзәкләштерү исәбенә скважиналарны ремонтлау нәтиҗәлелеген арттыру проектын гамәлгә ашыруның барышы каралды. Төп оештыру чарлары арасында – скважиналарга үз көчләре белән ясалган капиталь ремонт күләмнәрен арттыру, шартнамәчел кампания уздыру алымнарын һәм тендер процедураларын үзгәртү, структур берәмлекләрне эреләштерү һәм специальләштерү. 

«Татнефть» төркеменең социаль проектларына һәм программаларына бердәм идарә системасы турында мәгълүмат тыңланылды. Социаль сәясәтнең ике векторы билгеләнде – корпоратив программалар лаеклы хезмәт шартларын тәэмин итүгә һәм үз персоналының  тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлә, тышкы программалар – бизнес тотрыклы үссен өчен Компания тирәсендә уңайлы мохит булдыруга. «Татнефть»нең киләчәктә социаль сәясәтен үстерү, Компаниянең стратегик максатларын исәпкә алып, социаль программаларны планлаштыруга бәйле. 

Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов Компаниянең башкарма дирекциясенә, Директорлар советына, коллективына уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде, 2019 елда барлык планлаштырылган планнарны уңышлы томышка ашыруларын теләде.


"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте.