Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
Бөек Җиңү көне - 9 май - үз-үзен аямаучы хаылкыбыз геройлыгын искә төшерә.
"Бүген без барыбыз өчен дә иң кадерле татарстанлылар — Бөек Ватан сугышында катнашучылар Алексей Николаевич Комлев һәм Мидхәт Тимергали улы Сәфәровны, шулай ук тыл хезмәтчәне Миңлегөл Хөсәен кызы Сәлахетдинованы олылавыбыз символлы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Барыбыздан да, татарстанлылар исеменнән сезгә, кадерле ветераннар, каһарманылыгыз өчен рәхмәт әйтәсем, сезгә сәламәтлек, иминлек, иң яхшы теләкләр телисем килә".
Бүләкләнүчеләр арасында эшче һөнәрләр вәкилләре булу да шатлыклы. Хезмәтегез - республикабызының иң эре предприятиеләре нигезе, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда хезмәт кешесе абруен күтәрү, эшче һөнәрләрне яшьләр арасында популярлашытур эше алып барыла. Моны WorldSkills бөтендөнья һөнәри осталык чемпионатына әзерләнх дә раслый.
"Татарстан электән - фән, мәдәният һәм мәгариф үзәге һәм шулай булачак та. Шуңа да без бүген фән кешеләре һәм иҗат вәкилләрен хөрмәтлибез, - диде Татарстан Президенты. - Сез барыгыз да эшегезгә бирелеп, фидакарь хезмәт итүчеләр. Сез республикабызының иң зур байлыгы кешеләр булуын раслыйсыз".
Актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү өчен "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән Бөек Ватан сугышы ветераны Комлев Алексей Николаевич бүләкләнде.
Ветеран Татарстан Президентына ветераннарга ярдәмнәре һәм ветераннар иҗтимагый хәрәкәтенә ярдәм итүе өчен рәмхтә белдерде. "Безнең хезмәтебез бәяләнүе бик шатлыклы", - диде Алексей Комлев.
Барлыгы бүген 49 татарстанлыга федераль һәм республика дәүләт бүләкләре тапшырылды - "Фидакарь хезмәте өчен" Татарстан Республикасы медале, "Ватан алдындагы казанышлар өчен" икенче дәрәҗәдәге орден медале, "Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре", "Россия Федерациясенең нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре" мактаулы исемнәре, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены, "Дуслык" ордены һәм башкалар.