Алексей Пессошин Россия янгын сүндерү хезмәтенә 370 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасында катнашты

27.04.2019

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин  Россия янгын сүндерү хезмәтенә  370 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасында катнашты.

Бәйрәм тантанасы Җиңү паркында узды (Казан).

Анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчелеге, личный состав һәм ветераннар катнашты.

Бу чара Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең байрагын тантаналы рәвештә чыгару белән башланды.

Бәйрәм тантанасы ТР Премьер-министры Алексей Песошинның чыгышы белән дәвам итте.

“Хөрмәтле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары, кадерле кунаклар! Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм! Быел Россия янгын сүндерү хезмәтенә 370 ел тула. Сезнең эшегез кешедән аерым сыйфатлар, югары компетентлык, шәхси батырлык таләп итә. Сезнең хезмәтегез һәм уздырылган чаралар ярдәмендә янгыннар санын һәм аларда кешеләр үлүен киметүне саклап кала  алдык.

Бүген без үзләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган,үзләренең гомерләре бәрабәренә кеше гомерен саклап калган хезмәттәшләребезне тирән кайгы белән искә алабыз.

Шулай ук ветераннарны искә алмый мөмкин түгел. Хөрмәтле ветераннар! Сезгә тәҗрибәгез һәм осталыгыгыз өчен, яшьләргә үрнәк булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм”.

Тантана Федераль янгын сүндерү хезмәтенең ТР буенча идарәсе яшь хезмәткәрләренең ант итүе белән дәвам итте.

Бәйрәм тантанасы  “Мәңгелек утка” чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Алга таба алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр һәм яңа техника ачкычлары тапшырдылар.

 

 


ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте