Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты

02.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты.

Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов республикага эш сәфәренә килгән, төп максаты  – XIII Россия Антропологлары һәм этнологлары конгрессында катнашу (КАЭР). Конгресс Казанда 2019 елның 2 - 6 июлендә уза.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов Татарстан җитәкчелегенә чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.  

Искәртәбез, чараны оештыручылар – Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Федераль милләтләр эшләре агентлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия фундаменталь тикшереүләр  фонды ярдәме белән Россия Антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе, Россия Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклай ис. Этнология һәм антропология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты.

Быел Конгресста Россия Федерациясеннән, шулай ук 20 илдән меңләгән галим катнаша.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.