Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында видеоэлемтә аша катнашты

02.07.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Дмитрий Медведев искәрткәнчә, 12 илкүләм проектны һәм инфраструктураны модернизацияләүнең комплекслы планын гамәлгә ашыруга шактый гына акчалар каралган. 2019 елда гына да 1,7 трлн сумнан артык. «Июньнең өченче декадасы урталарына тулаем ил буенча касса үтәлеше өчтән бергә якынайды. Төбәкләр җитәрлек дәрәҗәдә актив эшли», - диде ул.

Шул ук вакытта РФ Премьер-министры җәйге чорда эш күләмнәрен арттырыга да өндәде.

Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, эшләрне тизләтүгә электрон бюджет системасы да этәрә. «Анда илкүләм проектлар үтәлеше күренә. Ведомстволарга, әлбәттә, аңа тизрәк кушылырга кирәк, аны активрак кулланырга, шул исәптән төбәкләргә административ йөкләнешне киметү һәм кәгазь документлар әйләнешен азайту өчен дә кирәк бу. Әлеге система төрле инстанцияләрдән гарызнамәләрне кабатламас өчен дә файдалы», - диде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе.  

Ул белдергәнчә, үзәк белән төбәкләр арасындагы барлык килешүләр дә бу системада чагыла. «Илкүләм проектлар паспортлары параметрлары төбәкләргә җиткерелә. Анда кайбер техник катлаулыклар бар. Аларны бетерергә һәм системаның  функциональ мөмкинлеклекләрен дә арттырыга кирәк», - диде  Дмитрий Медведев.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.