Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышында катнашачак

03.07.2019

Казанда 4 июльдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышы узачак.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 200дән артык эшкуар, шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре, иҗтимагый бизнес берләшмәләре лидерлары, муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, төп республика ММЧ вәкилләре катнашачак.

Утырышның темасы – Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлыкка идарә системасы.

Утырыш дискуссия рәвешендә узачак. Республиканың дүрт муниципаль районы мисалында эшлекле климатны үстерү һәм бизнес-активлыкны арттыру, административ барьерларны җиңеп чыгу, җирле хакимиятләр белән коммуникацияләр кору, муниципаль районнар брендларын үстерү, кадрларга кытлыкны киметү турындагы хәл ителешләр турында фикер алышачаклар.

Утырыш онлайн рәвештә интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Онлайн-трансляцияне Рәсми Татарстан сайтының төп битендә карарга мөмкин булачак - http://tatarstan.ru/press/broadcast.htm

Трансляция 10.00 сәгатьтә башлана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.