Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ялга китте

03.07.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның 3 июленнән чираттагы ялда.

Алексей Песошин 3 июльдән 13 июльгә кадәр ял итәчәк.

2019 елның 22 июнендә отпуск турындагы карарга кул куелды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын отпуск вакытында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин башкарачак.
 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.