Казанга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова килде

22.08.2019

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова килде.

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Визитның төп максаты - “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашу. 

Килеп төшүгә, Татьяна Голикова Рөстәм Миңнехановбелән "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгенә бардылар. Анда ярышлар мәйданчыкларын карадылар. 

Бүген Татьяна Голикова төшкә кадәр пресс-конференция бирәчәк. Әлеге пресс-конференциядә шулай ук WorldSkills International президенты Саймон Бартли, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.