Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кыла. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Россия Премьер-министры “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашырга ниятли. Шулай ук аның Россия җыелма командасы белән очрашуы көтелә.
Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнеханов белән Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булачак, анда ул «Веб-дизайн һәм эшләнмәләр», «Бизнес өчен программалар», «Мобиль робототехника» компетенцияләре өчен күнекмәләр полигоны эше белән таныша.
РФ Премьер-министры шулай ук Татарстан Президенты белән Казан Кремлендә очрашу уздыра. Аннан Казахстан Премьер-министры Аскар Мамин һәм WorldSkills International Саймон Бартли белән очрашулар булачак.
Чараларда шулай ук РФ мәгариф министры Ольга Васильева, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, башка федераль министрлыклар вәкилләре катнашачак.