Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачу һәм WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты флагын күтәрү тантанасында катнашты.
Чара Казанда Универсиада авылы территориясендә узды, чемпионат вакытына ул WorldSkills авылы булачак.
Чемпионатта катнашучы командалар, кунаклар һәм экспертлар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты һәм анда катнашучы илләр флагын күтәрү – бик зур мәртәбә.
Рөстәм Миңнеханов International җитәкчелегенә һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартлига – бу проектка даими рәвештә ярдәм итеп торган өчен рәхмәт белдерде.
Ике көннән дөнья чемпионаты рәсми рәвештә ачылачак, күргәзмә үзәге, Авыл әзер, без эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына әзербез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә, Казанга дөньяның 63 иленнән катнашучы командалар, үз компетенцияләрендә иң яхшылар килгән.
Татарстан Президенты барысына да яхшы ярышлар һәм уңышлар теләде. Ул шулай ук Казан шәһәре, республика һәм тулаем Россия чемпионатта катнашучыларга ошар һәм күп кенә яңа багланышлар урнаштырылыр, дип ышаныч белдерде.
«Без сезнең уңайлык өчен барысын да эшләргә тырышабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, чемпионата катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Барыгызга да яхшы ярышлар телим».
Үз чиратында WorldSkills International президенты Саймон Бартли Татарстан, Россия җитәкчелегенә һәм WorldSkills 2019 оештыру комитеты әгъзаларына башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде.
1300дән артык конкурсант өчен бу мәйданчык – WorldSkills авылы – берничә көнгә үз йортларына әвереләчәк, диде Саймон Бартли, ә йорт – ул дуслык, ярдәм һәм уңайлылык урыны.
Ул шулай ук искәрткәнчә, Казанда чемпионатта 63 ил катнаша, WorldSkills хәрәкәте барлыгы 82 илне берләштерә, бүген барысы да Гана һәм Уганданы шатланып сәламли.
WorldSkills флагы Казанга килеп җиткәнче биш континенттагы күп илләрдә һәм Россиянең үзендә 24 пунктта булган, диде, Саймон Бартли.
«Яшь профессионалылар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов та чемпионатта катнашучыларга уңышлар теләде.
Чарада Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада авылы мэры Илсур Рәхимов һәм башка рәсми затлар катнашты.
WorldSkills флагын күтәрү тантанасынна соң конкурсантлар WorldSkills яңа истәлекле аллеясендә агачлар утыртырга киттеләр.