Рөстәм Миңнеханов тәмәкесез снюсларны тарату проблемасы турында: Бу бик мөһим тема, чөнки ул кешеләр, бигрәк тә балалар сәламәтлегенә кагыла

27.12.2019

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан сәүдә объектларына 72 тикшерү уздырылган, шулар нәтиҗәсендә 40 төрле тәмәкесез никотинлы продукцияне реализацияләү ачыкланган. Сатудан 12,7 кг куркыныч товар алынган, административ чаралар күрелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор тарафыннан тартылмый торган никотинлы продукция куллануның потенциаль куркыныч булуы лаборатор рәвештә расланган, бу – Россиядә тыелган снюсның аналогы. Элегрәк, 25 декабрьдә, балигъ булмаганннарга тәмәкесез никотинлы продукцияне сатуны тыю турында Татарстан Республикасы законы имзаланган, 5 гыйнвардан ул үз көченә керәчәк. Бу законны үтәүне тикшереп тору җирле үзидарә органнарына йөкләнә.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, 20 гыйнварда 2,5 меңләп сәүдә объектын тикшерү планлаштырыла. Бүген 247 сәүдә ноктасы тикшереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тәмәкесез снюсларны таратау – зур проблема, ул кешеләр, бигрәк тә балалар сәламәтлегенә кагыла. «Закон имзаланган, реализацияләү механизмы шактый катлаулы. Мин бу эшкә җәлеп ителүче барлык хезмәтләр вәкилләре белән очрашу уздырырга сорадым. Шулай ук бу мәсьәләне массакүләм мәгълүмат чараларында да яктыртырга кирәк. Без бөтен бу юлны үтәргә тиеш, суд практикасын да эшләргә. Иң мөһиме – агулану очраклары да бар бит. Шуңа күрә без бу агуга урын булмасын өчен барлык кирәк булганны башкарырга тиеш. Бу – гаять зур проблема. Бергәләп эшләрбез», - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.