ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Кече хуҗалык формалары - бу 450 меңнән артык шәхси, 4 меңнән артык фермер хуҗалыклары һәм 273 авыл хуҗалыгы кооперативлары

11.01.2020

Татарстан Республикасы авылларында кече хуҗалык формалары үсеше турында ТР Хөкүмәте Йортында бүген узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Кече хуҗалык формалары - бу 450 меңнән артык шәхси, 4 меңнән артык фермер хуҗалыклары һәм 273 авыл хуҗалыгы кооперативлары. 2019 елның августында кече хуҗалык формалары үсеше мәсьәләсе зональ семинар-киңәшмәләрдә каралды. Сөйләшүләр барышында авылда яшәүчеләр һәм фермерлар йөздән артык сорау бирделәр һәм 40тан артык тәкъдим ясадылар. Мәсьәләләрнең хәл ителеше март аенда узачак зональ семинар-киңәшмәләрдә хәбәр ителәчәк. Юиредә шулай ук "Иң яхшы авыл җирлеге, крестьян фермер хуҗалыгы, шәхси хуҗалык, кооператив" конкурсларында йөз җиңүчегә дипломнар һәм премияләр тапшырылачак. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, фермерлар уңайлыгы өчен "Россельхозбанк" ике яңа кредит продукты тәкъдим итте. 

"Кече хуҗалык формаларында терлекчелек динамикасы да әйбәт, - диде Марат Җәббаров. - Фермер хуҗалыкларының интенсив үсеше исәбенә быел авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 3,6 процентка артыр, дип көтәбез. Бөтен хуҗалык формалары да үсә". 

Гомумән республика фермерларында терлек һәм кош башлары саны арта, акчалата керем дә арты, хезмәткәрләр саны үсә бара. Эре мөгезле терлек башы 101,7 мең баш тәшкил итте, бу 2015 елдагыдан 32 мең башка, ягъни өчтән бер өлешкә артык. 

"Кече хуҗалык формаларының алга таба үсешен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләшүләрендә һәм кулланучылар берлекләре эшчәнлеген тергезүдә күрәбез", - диде Марат Җәббаров. Ул искәрткәнчә, республикада 273 теркәлгән кооператив бар, шул исәптән 2019 елда 45-е теркәлгән. 

Республикада авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм төрле формада бара. Илкүләм проект кысаларында субсидияләүдән ары бер елдан артык эшләүче федераль катнашы булган кооперативларга ярдәм күрсәтелә. 2015 елдан үсешкә грантлар 43 кооперативка 827 млн. сум күләмендә бирелде. 

Электрон сәүдә формалары аша да эш актив алып барыла. Гамәлдә 40 мәйданчык, анда төрле авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алып була. «Станция плантация» мәйданчыгы аша гына ел саен 18 мең заказ кабул ителә. 

Кече хуҗалык формаларына ярдәмнең бөтен формалары да 2020 елда саклана. Гаилә фермаларына, эшне башлаучы фермерларга, кооперативларга ярдәм программалары да саклана. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кече хуҗалык формаларына ярдәм итү бик әһәмиятле. "Без эре бизнеска ярдәм ярдәмгә зур игътибар бирәбез, әмма шәхси хуҗалыклар - авыл үсешенең мөһим өлеше икәнен онытмаска кирәк. Бүген шәхси хуҗалыклар һәм кече хуҗалык формалары авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 процент күләмен тәшкил итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.