Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - муниципаль районы Советы утырышында катнашу. Утырыш 2019 елда социаль-икътисадый йомгаклар һәм 2020 елга бурычлар темасына багышлана.
Рөстәм Миңнеханов Чутай авылындагы яңа мең баш эре терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасында булды. Ферма инвесторы - "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы производство кооперативы. Бүгенге көнгә фермада 400дән артык баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 100дән артыгы - савымлы сыерлар. Савылган сөтнең тушлаем күләме - көненә 2,1 мең кг. Комплекс заманча җиһазланган.
Рөстәм Миңнехановка бүген хәбәр ителгәнчә, комплексның икенче чираты төзелә. 2020 ел ахырына объектны сафка кертергә исәплиләр.