Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты.
Яклар табигатьне сакалу һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре турында сөйләште. Шулай ук бүген Светлана Радионова Росприроднадзор Идел-Нократ төбәкара идарәсенең 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашачак.
Очрашуда Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин и "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.