Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзорның Идел-Нократ төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә шулай ук Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова катнашты.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Радионова республиканың алдынгы предприятиеләре экологик иминлек һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эшләре нрәтиҗәләре тәкъдим ителгән күргәзмәне карадылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия Президенты илдә экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән берничә бурычны билгеләде. Шул максаттан "Экология" илкүләм проекты эшләнде. "Без шул программаларда актив катнашабыз. Моннан тыш, Казанда да зур эш башкарыла. Безнең чистарту корылмалары өлкәсендә проблемалар бар иде, хәзер без ләм кырлары мәсьәләсен хәл итәбез Федераль үзәк ярдәме белән зур проектлар гамәлгә ашырыла. Түбән Камада нинди киеренкелек булуын күрдек, һәм әкренләп бу мәсьәләне дә хәл итәбез", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илдә каты коммуналь калдыкларны җыюны системалаштыру өлкәсендә зур эш алып барыла. "Бүгенге көндә калдыкларны термик эшкәртү заводы проекты бар. Әлеге проект буенча объектив халыкара экологик экспертиза үткәрәчәкбез", - диде ул.
Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада һәр яңа проект тиешле экологик экспертизаларын уза. "Республика предприятиеләрендә экологик күзәтчелек датчиклары ачык булырга тиеш. Мәгълүмат бердә үзәктә тупланырга һәм безнең гражданнарга ачык булырга тиеш", - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республика алга таба да экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә игътибарлы булачак. Ул шулай ук Идел елгасының уникаль ландшафт комплексын саклау, ТР Кызыл китабына кертелгән су һәм су тирәсендәге үсемлек һәм хайваннарны саклау өчен "Идел киңлекләре" региональ дәрәҗәдәге дәүләт табигать тыюлыгын булдыру оештыру турында карар кылынды.
Росприроднадзорның Идел-Нократ төбәкара идарәсе башлыгы Фәрит Хәйретдинов хәбәр иткәнчә, 2019 елда 69 планлы һәм 546 планнан тыш күчәтчелек чаралары үткәрелде. Меңнән артык хокук бозу ачыкланган, 286 карар чыгарылган. 28,5 млн сумга штрафлар салынган.
Күзәтчелек эшенең төп юнәлешләренең берсе - җир асты байлыкларыннан файдалану күзәтчелеге. Ведомство 402 объектны тикшереп тора.
Ведомство башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның нефть чыгару компанияләре иярчен газны утильләштерү технологияләрен актив рәвештә гамәлгә кертә. Гомумән республикада ирячен нефть газын "Татнефть" ГАҖ һәм кече нефть компанияләренең куллану өлеше - 95 % тирәсе. Барлыгы 2019 елда 977 млн. куб м. иярчен нефть газы утильләштерелгән.
Гражданнарның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсенә караган мөрәҗәгатьләре һаман күп. 2019 елда алар саны 1168гә җитте. 2019 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча 117 күзәтчелек чарасы үткәрелгән, нәтиҗәдә 2 млн сумга якын штрафлар салынган.
Светлана Родионова билгеләгәнчә, Татарстан экология мәсьәләләренә зур игътибар бирә. "Республика тиешле экология стандартларына җавап бирүче яңа производство куәтләрен сафка кертүе белән атаклы. Сезнең яхшы гына мәгълүмат системалары, предприятеләр тәҗрибәләре бар", - диде ул.
Росприроднадзор башлыгы хәбәр иткәнчә, быел Россиядә сиксәнләп компания комплекслы экологик рөхсәтләр алачак, алар "экологик тәртип өлкәсендә яңа алымнар"ны символлаштыра. Светлана Родионова Татарстан вәкилләрен дә әлеге процесска активрак кушылырга өндәде.
Светлана Родионова Татарстан җитәкчелегенә экология өлкәсенә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде. "Моңа күп көч һәм акча китә Бу күренми торган, әмма көндәлек һәм авыр хезмәт", - диде Росприроднадзор башлыгы.
Коллегия ахырында Идел-Нократ төбәкара идарәсенең лаеклы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.