Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды.
Лаеклы бүләкне Кукмара районының тәүлегенә савылган сөт күләме буенча рекорд куйган авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләренә "терлекчелек өлкәсендә күренекле казанышлар һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлешләре өчен" тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы Кукмара муниципаль районы Советының утырышы кысаларында узды. Утырыш районның 2019 елдагы эшчәнлеккә социаль-икътисадый йомгаклары һәм 2020 елга бурычларына багышланды.
Орден "Урал" авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе Газинур Хабибрахманов һәм Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе Нәфыйкъ Хөсәеновка тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Кукмара районы хезмәтчән халкы - һөнәр осталары белән данлыклы.
Ул билгеләгәнчә, күптән түгел Кукмара терлекчеләре тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлады - бу чын хезмәт батырлыгы!
Рөстәм Миңнеханов кукмаралыларны ихластан котлады һәм яңа казанышлар, уңышлар теләде.
Искәртик, моңарчы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены эре сәнәгать прдеприятиеләре - "Татнефть", "Түбән Кама нефть химиясе", "КАМАЗ"га тапшырылган иде.